Казанда Алексей Гуськов үзенең «Александр Христофоровның мәңгелек тормышы» дигән яңа фильмын күрсәтәчәк

2018 елның 5 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 9 октябрьдә 15.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында (Достоевский, 30) Россиянең халык артисты, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия дәүләт премиясе лауреаты, танылган театр һәм кино актеры Алексей Гуськов белән иҗади очрашу узачак. Артист тамашачылар белән аралаша һәм үзенең яңа «Александр Христофоровның мәңгелек тормышы» фильмын тәкъдим итәчәк.

Соңрак, 19.40 сәгатьтә “Киномакс Тандем” кинотеатрында «Александр Христофоровның мәңгелек тормышы» фильмы күрсәтелә. Комедия зур прокатка 18 октябрьдә чыга.

Фильмда төп рольләрдә Алексей Гуськов, Оксана Фандера, Полина Пушкарук, Сергей Походаев, Тимофей Трибунцев, Игорь Угольников, Роман Курцын һәм башкалар уйный.  Картинаның режиссеры - Евгений Шелякин.

Журналистлар өчен чарага аккредитация – Регина Шиһабетдинова, shigab-regina09@yandex.ru 8 937 2981220.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International