Г.Тукай музее Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашуга чакыра

2012 елның 3 апреле, сишәмбе
Очрашу 6 апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана.
Чарада шагыйрьләр Клара Булатова, Розалина Шаһиева, Флера Гыйззәтуллина; язучылар Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова; музыка белгечләре Фәридә Сәлитова, Земфира Сәйдәшева, композитор Илдус Якупов; рәссам Софья Кузьминых; җырчы, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов катнаша. Алар Музей кунакларын үзләренең иҗади казанышлары белән таныштырачаклар, сорауларына җавап бирәчәкләр.
Һәр елның март-апрель айларында Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу Музейда матур традициягә әйләнде. Төрле елларда биредә шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Резеда Вәлиева, Разил Вәлиев, Лена Шагыйрьҗан, рәссамнар Зөфәр Гыймаев, Рифкать Вахитов, язучылар Марсель Галиев, Камил Кәримов белән очрашулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International