Күп еллар дәвамында Россия белән Һиндстан арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Россия Һиндстан өчен сәяси, стратегик һәм икътисади партнерларның берсе. Әмма Һиндстан белән Россияне эшлекле партнерлык кына түгел, ә мәдәният өлкәсе дә бәйли. Россиялеләрнең Һиндстан традицияләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну белдерүе ике ил мөнәсәбәтләрен ныгыта һәм яңа дәрәҗәгә чыгара.
Һиндстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтләре, шулай ук безнең халыклар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре аеруча өстенлекле һәм стратегик булып санала. Бигрәк тә соңгы җиде дистә ел дәвамында Һиндстан белән Россия арасында мәдәни элемтәләр безнең дуслыкның мөһим өлеше булды.
4 октябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суфый музыкасы концерты була. Чара Россиядә яшәүчеләрне Һиндстан мәдәнияте белән таныштыру кысаларында узачак.
Суфый музыкасы – суфый шагыйрьләр Руми, Буллех-Шаһ, Әмир Хосров һәм Хвадж Гулам Фарит әсәрләре буенча язылган дини музыка.
Суфыйлык кызгану һәм мәхәббәт турында җырлый. Бу музыканы бөтен дөньяда яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Концертка керү бушлай.
Элемтә өчен: Ленар Нагимов, ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте, +7(965)596-88-78, e-mail l.nagimov@tatar.ru