Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфония оркестры Рахманинов исемендәге «Зарядье» фестивалендә беренчеләрдән булып чыгыш ясаячак

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең яңа «Зарядье» концерт залы сәхнәсендә беренче тапкыр Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфония оркестры чыгыш ясаячак. Коллектив Сергей Рахманинов исемендәге музыка фестивалендә катнашу өчен Россиянең башка әйдәп баручы оркестрлары белән беррәттән чакырылган. Солист булып Алексей Володин чыгыш ясаячак.

Бөек рус композиторы һәм пианист Сергей Рахманиновның тууына 145 ел тулу уңаеннан Мәскәүнең “Зарядье” концерт залы  композитор исемендәге музыка фестивален тәкъдим итә. Ай дәвамында Зур һәм Кече зал сәхнәләрендә илнең иң яхшы коллективлары һәм солистлары башкаруында Рахманинов шедеврлары яңгыраячак.

“Зарядье” концерт залы 2018 елның сентябрендә шул ук исемдәге Мәскәү паркында РФ Президенты Владимир Путин катнашында ачылды. Яңа музыка үзәге якынча 4000 урынга исәпләнгән, анда  ике зал һәм ике ачык амфитеатр бар. Үзенчәлекле акустика, зал-трансформер, архитектура һәм уңышлы ландшафт бу концерт залын дөньяның иң яхшы концерт мәйданчыклары белән бер рәткә  куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International