Казанда карикатуралар күргәзмәсе узачак

2012 елның 28 марты, чәршәмбе
31марттан 10 апрельгә кадәр А.Н. Мәҗитов музееның Сәнгать галереясендә карикатуралар күргәзмәсе узачак.
Экспозициядә Казанның карикатурачы-рәссамнары: Бибишев, Азимов, Хәкимов, Нәфиев, Гатауллин, Вахитов, Андрианов, Мамаев, Хитрова, Феоктистов, Абзалов, Тәхавиев һәм башкаларның, шулай ук Россия Карикатурачылары Гильдиясе рәссамнарының эшләре куелган. Чараны оештыручылар:Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Сатира секциясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Карикатурачылар Гильдиясе, «Чаян» юмор һәм сатира журналы, Карикатурачыларның «Сабантуй» иҗат берләшмәсе.
Белешмәләр өчен тел: +7 (843) 264-35-22
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International