Рәссам Илон Викланд «Астрид Линдгрен әкиятләренә иллюстрациияләр» дигән күргәзмә ача

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Күргәзмә 23 мартта 13.30 сәгатьтә Республика яшьүсмерләр китапханәсендә ачыла. Чара Казанда «Европа көннәре» кысаларында була. Күргәзмәне Эстония Илчелеге тәкъдим итә.
Илон Викланд швед язучысы Астрид Линдгрен белән 40 елдан артыграк хезмәттәшлек иткән. Астрид Линдгрен әсәрләре геройларының һәркемгә мәгълүм образларын — Бюллербю балалары, Карлсон, Мадлике, Лотта, Чорвен һәм башка шундыйларны нәкъ менә шушы рәссам иҗат иткән.
Өстәмә мәгълүмат: http://eur.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International