IT Паркта айның иң «тәмле» вакыйгаларының берсе узачак

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
24 мартта Казанда «Европа көннәре» кысаларында «Европаны тәм итеп кара!» гастрономик фестивале узачак.
Кунаклар өчен Европа кухнясының традицион ризыкларын һәм эчемлекләрен дегустацияләү оештырылачак. Фестиваль кысаларында Европа Союзы илчелекләре вәкилләре һәм Казанның иң яхшы рестораннары шеф-поварлары мастер-класслар бирәчәк. Фестивальдә катнашучылар Европада әзерләнә торган иң тәмле ризыкларны пешерергә һәм аларны профессионаллар осталыгы белән бизәргә өйрәнәчәк.
Фестиваль программасында шулай ук — SONAS ирланд биюләре ансамбленең күңелне җилкендерә торган чыгышы һәм D-dance свингы буенча мастер-класс, конкурслар һәм викториналар, бүләкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International