«Альянс Франсез – Казан» француз үзәге әдәби музей презентацияләүгә конкурс уздыра

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
«Альянс Франсез – Казан» француз үзәге Казанда әдәби музейны француз телендә иң яхшы презентацияләүгә конкурс оештыра. Конкурс проектлары 2012 елның 16 апреленә кадәр кабул ителә.
Француз телен белгән, 18 – 25 яшьлек теләгән һәркем конкурста катнаша ала.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
1 этап (язма) – катнашучылар Казанның әдәби музейларыннан берсенә багышланган француз телендәге язма эшләрен тәкъдим итәләр.
2 этап (телдән) – язма презентация нигезендә, сайланган музей буенча француз телендә экскурция.
2 этапта җиңүче Франциягә путевка белән бүләкләнәчәк.
file/Альянс Франсез.docx
Тулы мәгълүмат: www.afrus.ru/kaza, (843) 292-78-65.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International