Камал театры актерлары гастрольләрен директорлары истәлегенә багышлый

2012 елның 14 марты, чәршәмбе
19 – 23 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты сәхнәсендә дүрт спектакль күрсәтәчәк. Гастрольләр Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышлана.
Шамил Закиров Чаллының «Энергетик» мәдәният йорты директоры булып 1979 елдан 1985 елга кадәр эшли. Бу шәһәрдә аны күпләр хәтерли. Үләренә ике көн кала, 24 февральдә, Шамил Зиннур улының “Энергетик” мәдәният йортына апрель гастрольләре турында сөйләшүләр уздырыр өчен килгәнлеге мәгълүм. “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы декорацияләре сыямы икәнен билгеләр өчен, сәхнәне шәхсән үзе үлчәде, дип сөйлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International