Режиссер Эдуард Габидуллинның «Волшебная селедка» фильмы Бөтенроссия “Язгы тамчы” («Весенняя капель») балаларның экран иҗаты фестивалендә “Иң яхшы уен фильмы” номинациясендә җиңеп чыккан. Әлеге фестиваль 18 май көнне Липецкта, Липецк өлкәсе хакимияте, Россия мәгариф министрлыгы, Россия кинематографистлар берлеге һәм «СПЕКТР» балалар иҗат берләшмәсе ярдәмендә үткәрелде.
Казанның «ЮниГолд» балалар киностудиясе укучылары тарафыннан “Сотворение” балалар киносын үстерү фонды базасында төшерелгән «Дорог не подарок» фильмы VIII Халыкара «Свет миру» яшьләр кинофестивалендә “Уен киносы” номинациясендә җиңү яулады. Чара 23-27 май көннәрендә Ярослав өлкәсендә узган иде. Кино Мәскәүдә үткәрелгән Халыкара “Без үзебез кино төшерәбез” («Мы сами снимаем кино») балалар кинопритчалары фестивалендә дә лауреат булды.