Татарстанлылар Көньяк Сахалинда VI “Яшь профессионаллар” Worldskills -2018 илкүләм чемпионатында катнаша

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

9 август көнне Көньяк Сахалинда VI “Яшь профессионаллар” Worldskills -2018 илкүләм чемпионаты старт алды. Конкурс компетенцияләре арасында  - "Ювелир эше" дә бар,  анда Республикабыз данын Казанның халык сәнгать кәсепләре көллияте укучысы Анастасия Аглиева яклый. Белгеч ролендә – көллият укытучысы М.М. Галиев.

Ярышлар өч көн дәвам итәчәк. 12 август көнне, ябылу тантанасында, Илкүләм Worldskills Russia 2018 Чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Чемпионат алдагы көнне ачылды, чараның аерым бер өлеше Казанга, башкалабызда 2019 елда узачак Дөньякүләм Ворлдскиллс Чемпионатына багышланган иде. Чарада  рәсми затлар да катнашты: Россия мәгариф министры урынбасары  И.П. Потехина, Сахалин өлкәсе губернаторы О.Н. Кожемяко, Worldskills берлеге генераль директоры Р.Н. Уразов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары  А.И. Поминов. Татарстаннан иҗади чыгышны А. Шәрипҗанова һәм  И. Изотов дуэты тәкъдим итте.

9 августта, Чемпионат кысаларында, эшлекле программа да башланып китте, биредә 3 көн дәвамында Worldskills хәрәкәтен киңәйтүнең актуаль проблемалары һәм мәсьәләләре турында фикер алышу булачак. Аның эшендә  Россия субъектларындагы башкарма  орган вәкилләре,  төбәк координацияләү үзәкләре һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International