М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында «Ирекле сәхнә» II Режиссерлык лабораториясе ачылды

2012 елның 6 марты, сишәмбе
Лаборатория 6 мартта Фәрит Бикчәнтәевның мастер-классы белән ачылды. Мастер-класслар 10 мартка кадәр 15.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.
Режиссерлык лабораториясе - махсус театраль проект ул. Ул берничә этаптан тора: дәресләр (мастер-класс һәм лекцияләр), практик өлеш (пьесага кагылышлы эш) һәм спектакльләр репетицияләре.
Катнашучыларны 12 –18 мартта “Казан, мин сине яратам” дигән темага сайланган текстларга һәм пьесаларга кагылышлы эш көтә.
27 мартта Камал театрының зур сәхнәсендә «Тантана» Республика Театр премиясен тапшыру чарасы кысаларында лабораториядә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Аларга проектта сайлап алынган пьеса буенча эшләүләрен дәвам итү өчен акчалата премия биреләчәк.
Июньдә “Казан, мин сине яратам” дигән темага спектакльләр премьералары булачак.
Мәгълүмат: 236 77 31, 8 9274 40 70 70, std.tatar@yandex.ru, www.stdtatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International