Казанлылар Лада Аюдагның “Унике ай” дип аталган портретлар циклын күрәчәк

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
6, 7, 8 мартта «Корстон-Казан»да Казан рәссамы Лада Аюдагның хатын-кыз портретлары циклы күрсәтеләчәк.
Цикл образлары – унике Казан гүзәле. 2001 елда «Идел-Пресс» ААҖ «Друидлар йолдызнамәсе. Лада Аюдаг рәсемнәре» дип аталган, шушы цикл портретлары белән бизәлгән буклет чыгарды. Ул дөньяның күп кенә күренекле затларына бүләк ителде. Алар арасында – Лувр директоы Анри Луаретт, җырчылар Алла Пугачёва, Хулио Иглесиас, Андрей Макаревич, актрисалар Катрин Денёв, Орнелла Мути һ.б.
2008 елның октябрендә «Мисс Россия - 2008» конкурсы оештыручылары рәссамны жюри конкурсында катнашырга чакырдылар. Аңа кадәр Россия рәссамнары исеменнән жюрида Никас Сафронов катнашкан иде. Конкурста җиңү яулаучыга бирелгән бүләкләр арасында Лада Аюдаг картинасы да бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International