17-19 август көннәрендә Чистайда өченче тапкыр «Әдәби Чистай» авторлык җыры фестивале узачак. Аны оештыручылар – Татарстан мәдәният министрлыгы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Чистай муниципаль районы.
«Әдәби Чистай» фестивале беренче тапкыр 2016 елда үткәрелгән иде. 2018 елда анда Россиянең күпчелек шәһәрләреннән авторлар, башкаручылар катнашырга теләк белдергән. Үз очталыкларын күрсәтергә дип бирегә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Воронеж, Йошкар-Ола, Чебоксар, Череповец, Чаллы һәм Минзәләдән киләчәкләр.
Фестиваль кысаларында иҗади остаханәләр эшләячәк, «Автор», «Башкаручы», «Дуэт», «Ансамбль», «Әдәби Чистай» номинацияләрендә катнашучылар чыгышы була. Жюри әгъзалары һәм дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан һәм Россиянең танылган авторлары һәм башкаручылар Дмитрий Бикчәнтәев, Юлия Җиһаншина, Владимир Гольцман, Юлия Тузова, Илья Оленев, Анатолий Шенберг бар.
Фестивальнең үзенчәлеге – катнашучылар конкурс программасында иҗатлары белән Чистайга кагылышы булган шагыйрьләр (Борис Пастернак, Михаил Исаковский, Виктор Боков, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Лев Ошанин һ.б.) шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарырга тиеш. Әлеге алым әдәбиятның күренекле эшлеклеләре иҗатын популярлаштырырга ярдәм итә һәм җәмәгатьчелеккә яңа автор, башкаручыларның сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Фестивальнең төп вакыйгасы 18 август көнне “Чистай” мәдәният үзәгендә булачак. Бу көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм жюри әгъзалары һәм кунаклар катнашында гала-концерт оештырыла.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.