Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе С.Сәйдәшев исемендәге II Халыкара конкурс уздыра

2012 елның 2 марты, җомга
Казан консерваториясе Халык уен кораллары кафедрасының 50 еллыгына багышланган конкурс 13 марттан 15 мартка кадәр уздырылачак.
Конкурста Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Пенза, Йошкар-Ола, Чаллы, Нальчик, Ханты-Мансийск, Ростов-на Дону, Ульяновск музыкантлары катнаша.
Конкурста җиңү яулаучыларга лауреат, дипломант исемнәре, шулай ук акчалата премия яисә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Жюри карары буенча Гран-при тапшырылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International