Фестиваль 10–12 мартта уза. Фестиваль программасы бай һәм төрле:
Урта махсус уку йортлары фортепиано бүлекләрендә укучыларның ачык төбәк конкурсы.
Консерватория фортепиано факультеты профессорларының ачык дәресләр, лекцияләр һәм мастер-класслар уздыруы.
Консерваториянең махсус фортепиано кафедрасы укытучылары консультацияләре.
Фортепиано факультеты профессорлары һәм студентлары концертлары:
10 мартта 18.30 сәгатьтә КДК профессоры Сергей Работкин концерты ( программада – Р. Шуман, И. Брамс әсәрләре)
11 мартта 18.30 сәгатьтә профессор Ирина Дубинина классы концерты (программада –Ф. Шопен әсәрләре)
12 мартта 14.00 сәгатьтә Конкурс йомгаклары буенча Түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.