Татарстан Республикасы Милли музее Ачык ишекләр көне уздыра

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
Чара 4 мартта 11.00 – 18.00 сәгатьтә уздырыла.
Кунакларга музейга керү бушлай.
11.00-17.00. Рәссам Миләүшә Нуруллинаның “Син – рәссам. Монда һәм хәзер” мастер-классы.
11.00-12.00. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган электрон презентацияле лекция.
12.00-12.45. Музей экспозицияләре һәм күргәзмәләре буйлап таныштыру экскурсиясе.
12.00-12.45. Музей фондларындагы сирәк татар китаплары тарихына багышланган чара.
13.00-13.45. «Тукай – балаларга» музей–дәресе.
14.00-15.00. «Картаямы соң йөрәк...» клубы ветераннары хоры чыгышы.
15.00-16.00. «Мин мәңгелеккә омтылам…» күргәзмәсе буйлап тематик экскурсия.
16.00-17.00. Фондта сакланучы салкын корал күргәзмәсе.
Балалар мәйданчыгы, буфет эшли.
Т: 292-32-18, http://tatar.museum.ru/Nm.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International