«Сорнай» ансамбле «Астана – Төрки дөньяның мәдәни башкаласы – 2012» Елын ачуда катнашты

2012 елның 28 феврале, сишәмбе
24 февральдә «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле Тынычлык һәм Татулык Сараенда узган «Астана – Төрки дөньяның мәдәни башкаласы – 2012» Елын ачу тантанасында катнашты. Гала-концертта ТЮРКСОЙ әгъзалары булган илләрдән 250 дән артык артист чыгыш ясады.
Астанадагы тантанада ТЮРКСОЙ Генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм башка зур кунаклар бар иде. Алар Төркиядән, Азәрбайҗаннан, Башкортстаннан, Татарстаннан, Хаккасиядән, Кыргызстаннан, Казахстаннан профессиональ коллективлар, шулай ук ТЮРКСОЙ әгъзалары булган илләрдән солистлар чыгышларын карадылар.
2012 елда Астана бөтен төрки дөньядан мәдәният әһелләре, фәнни җәмәгатьчелек, артистлар, рәссамнарның очрашу урынына әвереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International