Г.Тукай исемендәге әдәбият музее Бакый Урманчега багышланган иҗат кичәсе уздыра

2012 елның 24 феврале, җомга
24 февральдә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге әдәбият музеенда рәссам, сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың 115 еллыгына багышланган “Бакыйлык” дип аталган кичә уза.
Кичә кунаклары Бакый Урманче иҗат иткән Г.Тукайның мәрмәр скульптурасын күрә алачак. «Тукайның Җаекта һәм Казанда тормышы һәм иҗаты” дип аталган залда Тукайның «Печән базары яисә Яңа Кисекбаш» поэмасына Урманче ясаган иллюстрацияләр күрсәтелә. Аларда Иске Бистә тормышы хәрәкәттә сурәтләнә.
Чарада күренекле рәссамнар, язучылар, сәнгать әһелләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International