Алабуга музей-тыюлыгында М.И. Цветаевага багышланган күргәзмә ачыла

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
24 февральдә Алабуга музей-тыюлыгында М.И. Цветаева исемендәге Әдәбият музееның яңа экспозициясе ачылачак.
2012 ел Россия Тарихы Елы дип игълан ителде һәм быел шагыйрә Марина Ивановна Цветаеваның тууына 120 ел тула.
Экспозициядә Марина Цветаева тормышының һәм иҗатының төп чорлары чагылыш таба: балачагы һәм үсмерлеге, эмиграция чоры, Россиягә кайтуы, Алабугадагы тормышы.
Экспозициядә Алабуга музей-тыюлыгы фондларында сакланучы меңнән артык әйбер, ФСБ документлары күчермәләре һәм фотокүчермәләре, Цветаеваның замандашлары – Көмеш ор шагыйрьләре фотосурәтләре, үткәндәге һәм хәзерге чор рәссамнарының Алабугага багышланган эшләре. Шагыйрәнең шәхси әйберләре – Цветаеваның чәч бөтеркәсе, блокноты һәм кәгазь битләре, савыт-сабасы, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре музейны кабатланмас итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International