«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бакый Урманчега багышланган күргәзмә ачыла

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
22 февральдә 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә рәссам Бакый Урманченың 115-еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә рәссамның төрле фондларда, шәхси тупланмаларда сакланучы 180нән артык эше күрсәтеләчәк.
Күргәзмәне ачу тантанасында 2012 елга рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.
Тамашачыга “Бакый Урманче. Тормыш җыр ул” дигән яңа документаль фильм тәкъдим ителәчәк (“Иман” продюсерлык үзәге, режиссеры Николай Морозов).
Казан шәһәре, Кремль, 3 нче подъезд. 5678043, 5678058.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International