М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында тантаналы чара уздырылачак

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
22 февральдә 12.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара уздырыла.
Концерт программасында катнашучылар: Танк училищесының Хәрби тынлы оркестры, Суворов училищесы курсантлары, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, ЮХИДИ хоры, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры, «Ворожея» җыр театрының балалар төркеме, «Бәхетле балачак» ансамбле, Михаил Казаков, Әхмәд Агади, Лия Якупова, Венера Гыймадиева, Алина Прокофьева, Венера Ганиева, Илдус Әхмәтҗанов, Резедә Шәрәфиева, Алсу Абелханова. Тантаналы концертны Илья Славутский һәм Алсу Каюмова алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International