Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы хәзерге заман драматургиясенә булышлык күрсәтү буенча конкурс уздыра

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы илебез театрларына Россия драматургларының яңа әсәрләрен сәхнәгә куюда ярдәм итү максатларында хәзерге заман драматургиясенә булышлык күрсәтү буенча еллык конкурс уздыру турында игълан итә.
Конкурска сәхнәгә кую эшчәнлеге планында Россиянең хәзерге заман драматурглары әсәрләре урын алган театрлар заявкалары кабул ителә. Театрлар сәхнәләрендә элегрәк куелмаган, нинди дә булса кызыксынган юридик һәм физик затлар тарафыннан сатып алынмаган пьесалар кабул ителә.
Инсценировкалар, тәрҗемәләр, адаптацияләр һәм язылуына 15 ел вакыт узган пьесалар, шулай ук алдарак куелган спектакльләр өчен авторларга акча түләү буенча бурычлары булган театрлар заявкалары кабул ителми.

(495) 629-05-74 (Гудова Ольга Викторовна)
gudova@mkrf.ru, http://www.mkrf.ru/activity/competitions/detail.php?ID=216477
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International