Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте «Tat-ARS-Tan» төбәкара конкурсы уздыра

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте «Tat-ARS-Tan» тынлы уен коралларында уйнаучы яшь музыкантларның төбәкара конкурсын уздыра. Чара 25, 26 февральдә була.
Конкурс кысаларында 25 февральдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Оркестр белән диалог» концерты булачак, анда «La primavera» камера оркестры белән конкурсның жюри рәисе, күренекле музыкант-мультиинструменталист Аркадий Шилклопер чыгыш ясаячак. Барлык катнашучылар өчен концерт түләүсез.
26 февральдә Казан музыка көллиятендә Маэстро Аркадий Фимович Шилклопер мастер-класс уздырачак.
Соло чыгышларыннан тыш, «Остаз–шәкерт» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә конкурска программаның видеоязмасын тәкъдим итәргә мөмкин.
Конкурсның учредительләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан музыка көллияте.
www.shilkloper.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International