Алабуга музей-тыюлыгында Александр Петровның күргәзмәсе ачылды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

30 июнь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Чаллы рәссамы Александр Петровның «Пространство любви» исеме астында шәхси күргәзмәсе эшли башлады.

Александр Александрович Петров – Россиякүләм билгеле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Баки Урманчы исемендәге Республика премиясе лауреаты. Ул  1951 елда Әлмәт районында туа. Рязань сәнгать училищесы һәм Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлый. 1983 елдан башлап, экспозицияләрдә катнаша башлый, ләкин үзен озак вакытлар скульптор һәм медальер буларак кына күрсәтә. Александр Петров “Габдулла Тукай” юбилей медальләре сериясен эшли, шулай ук аның тарафыннан “КамАЗ балалары” һәм “Хезмәттәш рәссамнар” сынлы портретлар сериясе әзерләнә. 1990 елда Александр Петров тамашачыларга беренче тапкыр үзенең  рәсемнәрен тәкъдим итә. Аның шәхси күргәзмәләре Татарстанның төрле шәһәрләрендә, Мәскәү, Самарада  күрсәтелгән. Аның рәсемнәре Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Чаллы, Вологда, Ярославль музейлары фондында, якын һәм ерак чит илдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында рәссамның 16 эше бар, шул исәптән, «Марина Ивановна Цветаева» триптихы – шамот техникасында башкарылган рельефлы рәсем. 2008 елда музей-тыюлыкта Александр Петровның шәхси күргәзмәсе ачыла. Аңа кадәр бер ел элек  ул заманча сәнгать буенча үткәрелгән II Алабуга арт-симпозиумында катнашкан. Быел рәссам ХIII Халыкара арт-симпозиумда катнашырга ниятли.

«Пространство любви» күргәзмәсендә  авторның 56 әсәре урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International