Татарстан Республикасы Милли музее Масленицага багышланган атналык уздыра

2012 елның 17 феврале, җомга
20-26 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Масленицага багышланган атналык («Госпожа честная Масленица») уза.

Музей кунаклары борын заманнарда бәйрәмне ничегрәк уздырулары, аның тарихы һәм аңа бәйле йолалар белән танышачаклар, театральләштерелгән уеннарда, күңелле әйлән-бәйлән уеннарында катнашачаклар, чәй һәм коймак белән сыйланачаклар.
Чаралар 11.00, 13.00, 15.00 сәгатьтә башлана.
Заявкалар бирү өчен тел.292-69-04, 292-89-84.
Өстәмә мәгълүмат 292-69-04, 292-32-18, www.tatar.museum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International