Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда “Борынгылыкны саклаучы” клубы утырышы уза

2012 елның 17 феврале, җомга
21 февральдә 11.00 сәгатьтә Яңа Чишмә районы Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда “Борынгылыкны саклаучы” клубы утырышы уза.
Чираттагы бу утырыш музейның директоры Мидхәт Гариф улы Газыймовка багышланган. Ул – коллекцияне туплаучы, әлеге музейга нигез салучы (40 ел буена туган мәктәбендә укытучы булып эшләгән, башта мәктәп музее ачкан, аннары Татарстан Республикасының музейлар челтәренә кертелгән уникаль авыл музее директоры булган). Утырышта Татарстан башкаласыннан һәм районнарыннан дәрәҗәле кунаклар катнашачак.
«Борынгылыкны саклаучы» клубы Татарстан Республикасы Милли музее каршында 1993 елдан эшли. Аның утырышлары музей эшен үстерүгә өлеш керткән кешеләргә багышлап уздырыла. Узган еллар эчендә 76 кешегә багышлап 43 утырыш уздырылган.
2012 елда Татарстан Республикасы Атказанган Мәдәният хезмәткәре М.Г. Газыймовка 70 яшь, ә музейга 30 ел тулды.
Мәгълүмат өчен телефон: (843)292-54-4, (843)292-32-1, httр://www.tatar.museum.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International