Тарихи-документаль экспедициядә катнашучылар Кытайның Харбин шәһәрендә булдылар

2012 елның 17 феврале, җомга
9–12 февральдә «Ак юл, яки Рус одиссеясе» музей проекты кысаларында Тарихи-документаль экспедициядә катнашучылар Кытайның Харбин шәһәрендә булдылар.
Харбинда булу – экспедициянең кульминациясе. Экспедиция эшенең программасы Харбиндагы Рус клубы иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлектә үтәлде. Рус клубының тарих секциясе рәисе Сергей Еремин Харбин шәһәренең тарихи үзәге буйлап экскурсия уздырды.
Экспедициядә катнашучылар О.А. Ильина-Боратынская яшәгән урыннарда булдылар, “Ак юл” романының “Харбин топографиясе” белән таныштылар.
Татарстанлыларның Харбиндагы Рус зиратында булуы аерым бер мәгънәгә ия. Биредә чыгышы белән Казаннан булган, Харбинда зур абруй казанган В.А. Казем-Бек җирләнгән. Рус клубы хәзерге вакытта Казем-Бекның кабер ташын торгызу белән шөгыльләнә.
Экспедициядә катнашучылар Рус клубы әгъзалары белән очрашты, киләчәктә хезмәттәшлек итү перспективалары билгеләнде.
Экспедициянең йомгаклау этабы – Харбин шәһәре.
Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Россиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. 1920 еллардан башлап Харбин рус эмиграциясе үзәкләренең берсенә әверелә. О.А. Ильина-Боратынская романында һәм тормышында Харбин – “ак юл”, сугыш тәмамланган урын, яңа тормыш башланган җир.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International