Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Багернежад Шаян Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәтен җиткерде

2012 елның 17 феврале, җомга
Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Багернежад Шаян Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Иран Ислам Республикасының мәдәният атналыгын уздыру эшендәге хезмәттәшлеге, шулай ук Мәдәният һәм ислам багланышлары оешмасы каршындагы “Хатын-кызлар һәм гаилә эшләре департамаенты” җитәкчесе Хиджази ханымның визиты программасын әзерләүдә булышлыгы өчен Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәтен җиткерде.
Генераль Консул үзенең хатында Иран Ислам Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында барлык юнәлешләрдә һәм аеруча мәдәният өлкәсендә киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итәсенә өмет белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International