2012 елның 18-21 маенда Шэньчжэнь күргәзмә үзәгендә еллык Шэньчжэнь халыкара сәнгать ярминкәсе уза.
Төп оештыручылар: Кытай Халык Республикасы Мәдәният министрлыгы, КХР Коммерция министрлыгы, КХР Радио, кинематография һәм телевидение эшләре буенча дәүләт идарәсе, КХР матбугат эшләре буенча баш идарәсе, Кытай халыкара сәүдәгә булышлык буенча комитеты, Гуандун провинциясе һәм Шэньчжэнь шәһәре хөкүмәте.
Күргәзмә традицион рәвештә түбәндәге тематик юнәлешләргә бүленә:
1 нче павильон – «Мәдәният индустриясе»;
2 нче павильон – «Креатив дизайн һәм тормыш»;
3 нче павильон – «Телевидение, анимация, компьютер уеннары»;
4 нче павильон – «Матди булмаган мәдәни мирас»;
5 нче павильон – күпфункциональ бина, күргәзмәне ачу тантанасы мәйданчыгы;
6 нчы павильон – «Сынлы сәнгать залы»;
7, 8 нче павильоннар – «Матбугат һәм нәшрият»;
9 нче павильон – «Сәнгать һәм кәсеп».
Күргәзмәдә катнашу өчен оештыру комитеты белән бәйләнешкә керергә (тел. 0755-83521183, 83522372, факс: 0755-83519477, http://en.cnci.gov.cn/), быелның март ае тәмамланганчы заявка бирергә һәм күргәзмә стенды өчен алдан акча түләп куярга кирәк.
Тулырак мәгълүмат алу өчен: http://en.cnci.gov.cn/piclib/20111201001.pdf.