«Татарлар Бельгиядә» берлеге рәисе Лилия Вәлиева Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәтен җиткерде

2012 елның 17 феврале, җомга
«Татарлар Бельгиядә» берлеге рәисе Лилия Вәлиева Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Бельгиядә К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләрен уздыруга булышлык күрсәтүе һәм Европада татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүе өчен рәхмәтен җиткерде.
Министрлык ярдәме белән Европа үзәгендә беренче профессиональ татар спектакле күрсәтелде. Талантлы яшь актерлардан торган группа (Лия Вилданова, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин) Тукай турындагы музыкаль-лирик спектаклендә тамашачыларга татар халкының рухи байлыгын җиткерде.
Үзенең хатында берлек рәисе Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллинга, министрлык хезмәткәрләре адресына, шәхсән Сафиуллина Рәисә Гариф кызына рәхмәтен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International