30 июнь 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Александр Петровның шәхси эшләреннән күргәзмә эшли башлый. Экспозициядә авторның 60тан артык эше урын алган. Алар буяулар куллану үзенчәлеге, сүрәтләү шартлылыгы аерылып тора. Рәссамны иҗатка туган як табигате, туган нигез, Татарстанның архитектура һәйкәлләре, бөтендөнья мәдәни мирас рухландыра. Пейзаж, натюрморт, сюжет мотивлары аша автор үзенең кәефен, тирә-якка мәхәббәтен белдерә.
Күпчелек картиналар “Балачактан”, “Г.Тукай шигырьләренә”, “Болгар истәлегенә” серияләренә керә. «Провинциядә» сериясен А. Петров Алабугага багышлый. Экспозициядә Борынгы Греция мәдәниятенә багышланган эшләр дә урын алган, бу тарихи мирас рәссам өчен илһам чыганагы булган.