Режиссёр Руслан Низамиевның «Мой край в опасности» фильмы Бөтенроссия “Кино елъязмасы: Балалар” конкурсында җиңү яулаган. Әлеге картина Татарстанның Осиново бистәсендә чүп яндыру заводын төзү турында. Конкурска нәтиҗәләр 30 май көнне Россия дәүләт балалар китапханәсе залында ясалды. Жюри әгъзаларының йомгаклау утырышында онлайн режимда дәүләт ведомстволары, кинопрокат оешмалары вәкилләре, киномәктәп һәм киностудияләр җитәкчеләре һәм укучылары катнашты. Анда Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы исеменнән кинематография секторы мөдире Лия Гыйльметдинова булды.
Әйтергә кирәк, конкурска җибәрелгән эшләр арасыннан 9 кинопроект - Татарстан укучыларыныкы.
Бөтенроссия “Кино елъязмасы: Балалар” конкурсының жюри әгъзалары тарафыннан кабул ителгән карар буенча, җиңгән кинопроектлар 1-31 июль көннәрендә кинотеатр һәм китапханәләрдә күрсәтеләчәк. Татарстан Республикасы әлеге акциядә беренче тапкыр катнаша.