“Хәзинә” дә “Җепшеклек чорыннан соң. 1970-1980 еллар сәнгате” исеме астында күргәзмә ачыла

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее 24 май көнне 16.00 сәгатьтә Милли музей бинасында ачылачак “Җепшеклек чорыннан  соң. 1970-1980 еллар сәнгате” күргәзмәсенә чакыра.

Узган гасырның 70-80 еллары –  илебезнең сәнгать үсешендә бик мөһим чор, бу вакытта Россиядәге рәсем сәнгате үзенең стилистик төрлелеге һәм актив булуы белән аерылып тора. Дәүләт сынлы сәнгать музеендагы ХХ гасыр рәсемнәр тупланмасы СССР, шул исәптән ТАССР, рәссамнарының эшләреннән тора. 2016 елда музей Тимченко Фонды тарафыннан тапшырылган 100дән артык әсәр исәбенә тагын да баетыла.

Күргәзмәдә иң төп экспонатларның берсе – күренекле космос тематикасы авторы Юрий Королевның 1981 елда ясаган Л. И. Брежнев портреты. “Торгынлык чоры” җитәкчесе поп-арт стилендә эшләнгән: аның зур башы һавада асылынып тора кебек, алыштыргысыз трибуна һәм микрофон антураж өсти. Рәсемдәге образ тамашачы өчен партия эшлеклесенең табигатен ачып бирә.

Беренче тапкыр совет чорындагы күренекле рәссамнар шаржлары күрсәтеләчәк. Кырыс, төгәл сатира, вакыты белән көлкеле булса да, ТАССР рәссамнарының үзара мөнәсәбәтләрен аңларга ярдәм итә.

Тамашачы игътибарына тәүге тапкыр совет чорында рәсми булмаган осталар иҗат иткән эшләр дә күрсәтеләчәк. А. Ситникова, А. Васнецова,

Е. Струлева, А. Дюкова, Ю. Рысухина кебек авторларның рәсемнәре Россия музейларында сирәк очрый. Аларның иҗаты рәсми рәсем сәнгатенә параллель булып барган.

Чор мохитен булдыру өчен күргәзмәдә пластинкалар, журналлар, китаплар, видеохроника кулланылган.

“Җепшеклек чоры” күргәзмәсенең үзенчәлеге – Татарстанның рәсем сәнгатен гомумсоюз сәнгате белән берлектә карау. Моңа кадәр республикабызның сәнгать тарихы бу контекста тәкъдим ителгәне юк иде әле. Тамашачы Татарстан төбәгендәге юнәлешләрне гомум ил тенденияләре белән чагыштырып, аның өстенлекләрен һәм кимчелекләрен ачыклый алачак. Күргәзмә 2018 елның 2 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Элемтә өчен: 5678-043, 5678-058.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International