Э-моция» иҗади инклюзив студиясе яңа спектакль тәкъдим итә

2018 елның 18 мае, җомга

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе  «Алые паруса. Исповедь Ассоль» спектаклен тәкъдим итә. Яшь буенча чикләү: 14+. Әлеге спектакль  “Безнең Татарстан-2018” Республика форумының  “Архитектура һәм сәнгать территориясе”  мәйданында җиңү яулаган.  Спектакль  премьерасы 26 май 14.00 сәгатьтә “Юность” мәдәният йортында булачак.

«Алые паруса. Исповедь Ассоль» - А.Грин әсәрен үзенчәлекле бәян итү. Һәр яшь кыз күңелендә  бераз гына Ассоль, үзенең принцын көтә. Физик яктан чикләнгәннәргә мәхәббәтен табарга, гаилә корырга  катлаулырак, ләкин алар хыялланалар һәм көтәләр. Спектакль нигезендә инвалид һәм сәламәт яшь кызларның тарихлары ята, анда “Ал җилкәннәр” мюзиклыннан  Вера Хохлованың җырлары кулланылган.

Спектакль өчен декорацияләр Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы Ольга Сушкова рәсемнәре буенча ясалган,  декорацияләргә эскизлар рәссам  Роза Фаткуллина тарафыннан әзерләнгән.

Спектакльнең үзенчәлеге – ул күрү һәм ишетү ягыннан тайпылышлары булган тамашачылар өчен куела. Актерлар – физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәт кешеләр.

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе 2016 елның 24 сентябрендә эшли башлаган. Төп юнәлеше: заманча пластикалы  музыкаль хисле театр булдыру, чикләрсез театр оештыру, сәламәт һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында киртәләрне бетерү, актив тормыш алып баручы инвалидлар образын булдыру.

Студиядә 18 яшьтән өлкәнрәк физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәт кешеләр шөгыльләнә. «Э-моция» ирекле хәйрия проекты, дәресләр «Юность» мәдәният сараенда үткәрелә.

Вера Хохлова  Казанның автор-башкаручысы, яман шеш авыруыннан 30 яшенә дә җитми үлгән. “Ал җилкәннәр” спектаклен сәхнәдә күрү турында Вера соңгы көннәренә кадәр хыяллана.

Элемтә өчен: 89655842782 Инесса Клюкина – «Э-моция»студиясе җитәкчесе һәм оештыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International