Хәтерне яңартып

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

11 майда Татарстан Милли музеенда, алдагы елларда эшләгән музей хезмәткәрләренә һәм музей дусларына (галимнәр, коллекционерлар, туган якны өйрәнү белгечләре) багышлап, искә алу чарасы үткәрелә.

Ел саен ТАССРның Дәүләт музее директоры, күренекле музей эшлеклесе В.М.Дьяконовның туган көнендә музей эше хезмәткәрләре һәм ветераннар Самосырово һәм Арча зиратларына барып, каберлекләрне чистарта һәм чәчәкләр сала.

Музейда эшләгән һәм музей белән хезмәттәшлек иткән күренекле галимнәрнең Арча зиратындагы каберлекләренә аерым игътибар бирелә. Алар арасында - Н.Ф.Катанов, Н.Ф. Калинин, Н.И. Воробьев, П.М. Дульский, Е.П. Бусыгин, Г.Н. Вульфсон, А.М. Горький музее директоры М.Н. Елизарова, музей хезмәткәрләре С.А. һәм О.С. Хованскийлар, Г.А. Могильникова, Э.В. Кудряшова, М.А. Ильина, О.К. Лебедев, М.Н.Антонова, Н.И. Жиһанова, Г.А. Милашевский, О.Ю. Брандуков бар.

Самосырово зиратында музей директоры В.М. Дьяконов, галим секретарь Е.Г. Бушканц, бүлек мөдире  К.Р. Синицына, күренекле коллекционер В.В. Чумаков, Бөек Ватан сугышында катнашкан Н.С.Ольховский, музей хезмәткәрләре  С.И. Хәсәнова, А.П. һәм И.П. Гольдшмидтлар, Т.Ю. Фомина каберлекләре чистартылачак.

Элемтә өчен телефоннар:

Фәнни-методик эш бүлеге: +7(843) 292-54-44.

Редакция-нәшер итү бүлеге – Матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International