М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Казан 1941-1945: шәһәр күренешләре” исемле театраль тамаша күрсәтелде. Әлеге чарага яшь рәссамнар – 4нче номерлы махсус мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде, алар Татарстан Рәссамнар берлеге белгече Екатерина Манько җитәкчелегендә иҗат белән шөгыльләнә.
“Казан 1941-1945: шәһәр күренешләре” проекты үз эченә башкалабызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышына кагылышлы монологларны берләштерә. Барлык вакыйгалар тамашачылар залында оештырыла, аудитория шул ел вакыйгаларына җәлеп ителә.
Бу проект Нияз Закиров башлангычы белән “Иман нуры” мәчете базасында барлыкка килгән һәм Казанның Совет районы хакимияте, Татарстан Рәссамнар берлеге, Республиканың театр эшлеклеләре берлеге, Казан театр училищесы ярдәмендә гамәлгә куела.
“Монологларда сугыш чорында Казан урамнарында булган чын вакыйгалар ачыклана. Һәр урамның үз ритмы, көе, үз җыры”, - дип билгеләп үтте монологлар авторы, сценарист, Казан театр училищесы һәм “Нур” татар балалар театр студиясе укытучысы Ләйлә Сәләхетдинова.
Сәхнәләштерүче режиссер – Марсель Мәхмүтов, Казан театр училищесы һәм “Нур” татар балалар театр студиясенең укытучы-режиссеры. Театраль тамашада Казанның яшь тамашачы театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары, Казан театр училищесы студентлары: Илдар Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтов шәкертләре катнашты. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин.