Сынлы сәнгать музеенда - музыкаль кичә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

10 май көнне 18.00дә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында музыкаль кичә үткәреләчәк.  Программада – “Иван Айвазовский – Баш Диңгез штабы рәссамы” темасына лекция һәм Булат Окуджава җырлары.

Сынлы сәнгать музее – Россиядәге иң эре  сәнгать музейларының берсе. Хәзерге вакытта аның  фондларында 26 меңнән артык сәнгать, графика, скульптура, декоратив-гамәли   сәнгать әсәрләре бар. Музей коллекциясендәге иң кадерле рәсемнәр – Иван Константинович Айвазовскийның «Төнге диңгездә гондольер» һәм  «Кырым күренеше» әсәрләре санала. Бөтен дөньяга билгеле Россия рәссам-маринисты, Баш Диңгез штабы рәссамы Иван Айвазовский турында музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роман Гатилов сөйләячәк.

Кичәнең музыкаль өлеше “Җырлыйк, дуслар!” форматында уза. Аның кысаларында кунаклар фронтовик, шагыйрь, язучы  Булат Окуджава җырларын башкарачак.

Өстәмә мәгълүматны (843)236-69-31, 89172794597 телефоннары аша белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International