Казан балеты солисты Коя Окава “Балет” журналы премиясенә лаек булды

2018 елның 4 мае, җомга

2018 елның 30 апрелендә К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү Музыка академия театрында “Балет” журналы тарафыннан үткәрелә торган “Бию рухы” премиясен тапшыру тантанасы булды. “Яңа йолдыз” номинациясендә  приз  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты  Коя Окавага бирелде.

         Лауреатларны бүләкләү тантанасы, традиция буенча,  гала-концерт форматында узды. Коя Окава һәм Мидори Тэрада  “Талисман” балетыннан па-де-де башкарды (Р.Дриго муз, М.Петипа хор). Быелгы лауреатларның тагын берсе - балетмейстер Александр Полубенцев, ул Казанда “Дама с камелиями”   һәм “Carmina Burana, или Колесо Фортуны” спектакльләрен куйган. Аның хөрмәтенә гала-концертта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры примасы Кристина Андреева һәм Астана биючесе Нурлан Канетов “Дама с камелиями”   балетыннан өзек башкарды.

         “Балет” журналы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан 1994 елда гамәлгә куелган “Бию рухы” премиясе илнең бию сәнгатен үсешенә  өлеш керткән мәдәният эшлеклеләренә бирелә. Төрле елларда аңа Ольга Лепешинская, Марина Семенова, Юрий Григорович, Майя Плисецкая, Владимир Васильев, Ульяна Лопаткина, Николай Цискаридзе, Светлана Захарова, Диана Вишнёва, Наталья Осипова, Иван Васильев һәм башка күренекле шәхесләр лаек булган.

         Казанга биюче сынын  инде 7нче тапкыр алып кайталар: үз вакытында аңа Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рауфаль Мөхәммәтҗанов, балетның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев, театрның экс-премьеры Нурлан Канетов, труппаның әйдәп баручы солистлары Кристина Андреева и Михаил Тимаев лаек булган. Әлеге бүләк Казан хореография  училищесының  сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыевага да бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International