Татарстанның Милли музеенда “Байрак – Җиңү билгесе” исемле тантаналы чара үткәреләчәк

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

6нчы май көнне сәгать 12 дә  Татарстанның Милли музеенда  “Байрак – Җиңү билгесе” исемле тантаналы чара үткәреләчәк. Күркәм гадәт буенча,  бу көнне музей фондыннан Җиңү Байрагы чыгарыла. Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.

Татарстан Республикасы  Милли музеенда  Ватаныбызның данлы үткәне турында күп истәлекләр саклана. Идел буендагы иң эре музейларның берсендә патриотик  чаралар ел дәвамында үткәрелә: музей бәйрәмнәре һәм дәресләр оештырыла.

Музей фондларында сакланучы иң кадерле экспонатларның берсе  - Берлинны алуда катнашкан 146нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы Байрагы. Әйтергә кирәк,  Җиңү Байрагы – Россиянең дәүләт билгесе, ул совет халкы һәм аның Хәрби Көчләренең  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңүенең рәсми символы булып исәпләнә. 

Җиңү көне алдыннан Милли музей  сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, тылда хезмәт куйган хатын-кызларга багышланган программа да әзерләде. Канлы еллар турында үз хатирәләре белән  Казан шәһәренең Ветераннар Советы вәкилләре уртаклашачак.

Шул ук көнне сәгать 13 тә республиканың белем бирү учрежденияләре арасында үткәрелгән Хәрби Дан музейлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак. Конкурс хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулуга багышлап оештырылган иде. “ЮНАРМИЯ” Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмер иҗтимагый хәрәкәтенең Төбәк бүлеге һәм Милли музей  тарафыннан оештырылган чара  дәүләт учрежденияләре һәм иҗтимагый  берләшмәләрнең  игътибарын якташлары, Ватанны саклаучылар турында тарихи хәтерне саклауга, мәктәп музейлары эшчәнлегенә юнәлтү. Конкурста республиканың 36 муниципаль районыннан 259 эш катнашкан.

Музейда үткәреләчәк чараларның төп кульминациясе – “Витязь” хәрби- тарихи клубы катнашында әзерләнгән “Җиңүдән соң сугыш” исемле  композиция. Бу көнне Музей ишегалдында сугыш күренешләре күрсәтеләчәк.

Көн дәвамында музейда «Notа Benе»- “Җиңү көне” проекты һәм “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International