Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

6 майда 14:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә. Ветераннар Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектаклен тамаша кылачак. Театрда 400дән артык ветеран җыелыр дип планлаштырыла. 
Хәйрия спектакльләре күрсәтү Камал театры өчен матур традициягә әверелде. Ел саен театр Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау һәм Мәдәният министрлыклары белән берлектә май башында ветераннарны спектакль карарга җыя. 

Спектакль хакында:
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 
Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? 
Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә. 
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International