Камал театрында педагоглар өчен халыкара фәнни-методик семинар уза

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 маенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" Халыкара фәнни-методик семинары уза. Семинар театр һәм мәгариф структураларының хезмәттәшлек тәҗрибәсен анализлауга багышланган. Семинарның оештыручылары: Казан (Идел буе) Федераль университеты һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Семинарның максаты - драматик сәнгать өлкәсендә хәбәрдар, театр элементларын көндәлек эш практикасында куллана алган педагоглар тәрбияләү. Лаборатория барышында хәзерге заман гомуми белем бирү мәктәбенең төп проблемалары тупланачак һәм драма сәнгатенең төрле аспектлары ярдәмендә әлеге проблемаларны чишү юллары эзләнәчәк.
Чакырылган белгечләр семинар катнашучыларын хәзерге заман театрының уңышлы социаль проектлары белән таныштырачаклар. Лабораториядә Г.Камал исемендәге ТДАТ җитәкчеләре, режиссерлары, актерлары, хезмәткәрләре, КФУ мөгаллимнәре, белем бирү учреждениеләре директорлары чыгыш ясаячак. Барлыгы чарада 800дән артык район (шәһәр) белем бирү бүлекләренең методик хезмәт җитәкчеләре, лицейлар, гимназияләр, мәктәп директорлары, педагог-оештыручылар катнаша.
Семинар Н.Исәнбәтнең И.Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карау белән тәмамлана.
III Халыкара фәнни-методик семинарның ачылу тантанасы 4 майда 13:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә уза. ММЧ өчен аккредитация: pr@kamalteatr.ru 293-03-74, 8927-446-45-42 (Илшат Латыйпов, Г. Камал исемендәге ТДАТның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International