20 апрель көнне Татарстан музейлар берләшмәсе хезмәттәшлеге кысаларында, Татарстан Республикасы Милли музеенда “Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләре” дигән Республика фәнни-гамәли семинары узачак.
Семинарда дәүләт, муниципаль, ведомство һәм шәхси музейлар җитәкчеләре, Татарстан Музейлары ассоциациясе әгъзалары, Татарстан Республикасында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның корреспондентлар пунктлары җитәкчеләре катнашачак.
Семинарның төп темасы фонд эшчәнлегенең проблемалары һәм перспективалары хакында фикер алышу булачак. Россия Федерациясе Дәүләт музей фонды катологын алып баруда Татарстан музейларының катнашуына аерым игътибар биреләчәк.
Чара кысаларында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның “2017 елның иң яхшы корреспондентлар фонды” конкурсына нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шулай ук Татарстан Музейлары ассоциациясе идарәсе утырышы һәм республика музей белгечләренең һөнәри осталык турындагы нигезләмә проекты турында фикер алышу да булачак.
Чара ахырында семинарда катнашучылар ТР Милли музееның яңа күргәзмәләре белән тынышачак.