Санкт-Петербург шәһәренең “Талантлар салюты” берләшмәсе автоном коммерцияле булмаган оешмасы мәдәният һәм сәнгать өстәмә белем бирү педагогларын бушлай вебинарларга чакыра.
17 апрель көнне 12.00дә узачак вебинарның темасы - “Балаларны иҗат коллективында ничек тотарга һәм үстерергә. Җәйге каникуллардан соң укучыларны ничек югалтмаска”.
Ә 26 апрель көнне 12.00дә “Балалары иҗади коллективта шөгыльләнгән ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне ничек җайларга” дигән темага сөйләшәчәкләр.
Вебинарларны “Талантлар салюты” берләшмәсе автоном коммерцияле булмаган оешмасы арт-директоры, халык биюләре буенча Россия чемпионаты оештыру комитеты рәисе, Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форумы спикеры Григорий Соловьев алып барачак.
Вебинарларга түбәндәге сылтамалар буенча кереп теркәлү узарга кирәк:
17 апрель – https://vk.cc/7UWyxI
26 апрель – https://vk.cc/7UWyPn
Чара башланырга бер сәгать кала теркәлгән катнашучылар вебинарга тоташу һәм онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама алачак. Вебинарда катнашу бушлай.