Сәйдәшев залы классик һәм заманча музыка яратучыларны үзенә дәшә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрель көнне 17.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең “Брависсимо” классик һәм заманча музыка абонементының соңгы концерты була. Ул Американың танылган композиторы, дирижеры һәм пианиночысы Леонард Бернстайнның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Программада – төрле ил композиторларының төрле чор, стиль һәм юнәлеш музыкасы. Аларны Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” Камера оркестры башкарачак. Концертка Албаниянең танылган музыканты һәм дирижеры Олег Арапи чакырылган.

Концертта Леонард Бернстайнның оркестр өчен язылган әсәрләре, увертюра һәм мюзикллардан өзекләрдән тыш, Вивальди, Ференц Лист, Камил Сен-Санс, Дариус Мийо, Арам Хачатурян, Том Гаджи һәм Джордж Гершвин музыкасы яңгыраячак. Концертта солистлар - Ариадна Анчевская (скрипка), халыкара конкурслар лауреатлары Андрей Руденко (фортепиано) һәм Мария Беговатова (саксофон) катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International