11 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшьлеге уңаеннан «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» дип исемләнгән әдәби чара үтәчәк.
Әлеге чара Instagram социаль челтәрендә барган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» акциясенә йомгак ясау булачак. Әлеге акциядә бөтен дөнья буйлап төрле милләт вәкилләре катнашты. Башкортостан, Чуашстан, Казахстан, Әзербайҗан, Төркия, Германия, Нигерия һәм башка илләр, төбәкләрдә яшүче Татарстан шагыйре иҗатын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр, сәнгать интеллигенциясе бер ай дәвамында үзләренең видеоэшләрен (Роберт Миңнуллин әсәрләре тәрҗемәсен туган телләрендә сөйләгән видеотасмалар) челтәрдә урнаштырдылар.
Кичә башланыр алдыннан шагыйрьнең шәхси архивы күргәзмәсе белән дә танышып булачак. Төп программа кысаларында шагыйрь әсәрләренең төрле телдәге тәрҗемәләре яңгыраячак. Шулай ук «Халыкларны берләштерүдә Роберт Миңнуллин иҗатының роле» дигән темага чыгыш та көтелә. Ә Татарстан халыклары Ассамблеясе активистлары һәм Вахитов районының №27 гимназиясе укучылары үзләренең иҗади номерлары тәкъдим итәчәк.