Бүген, 2018 елның 10 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, аның ветераннары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Казан театрлары артистлары һәм җитәкчеләре, язучылар, журналистлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберен зиярат кылды. Исән булса, данлыклы артистка бүген 90 яшь тулыр иде.
Искә алу мәрәсимендә Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров, Николай Дунаев; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Владимир Федотов; Татарстанның халык артистлары Лариса Маслова, Искәндәр Биктаһиров; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Ләбиб Лерон; Г.Кариев исемендәге театр директоры Мансур Ярмиев, Айрат Арслановның кызлары Гөлнар һәм Алсу ханымнар чыгыш ясады. Чыгышлар нәфис сүз сәнгатенең солтаны, бихисап татар матбугат чараларында соклангыч публицистикасы белән чыгыш ясаган чын мәгънәсендә танылган каләм иясе, татар телен, татар сүзен зур биеклеккә һәм бөеклеккә күтәргән шәхескә хөрмәт, аны сагыну белән сугарылган иде.
Мәрасим азагында Айрат Арсланов рухына дога кылынды.
Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. 1991 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Филармониянең халык коллективлары режиссеры була. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана. Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казаннның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗәни мәчетендә аның рухына Коръән мәҗлесе оештырылды. Быел апрель азагында, филармония паркында Айрат Арсланов истәлегенә чыршы агачы утыртылачак. «Исемле» агачлар аллеясы утырту – Татар дәүләт филармониясенең соңгы берничә елда кергән матур традициясе.