Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе үтте. Артистны 80 яшьлек юбилее белән Татарстан республикасы җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.
“Рольләрегезнең һәрберсе асылташ булып татар театрының тарихына кергән. Ә инде Әҗәл белән Хуҗа Насретдинга килсәк, алар сезнең иҗатыгызга һәйкәл булып урнашкан. Сезнең иҗатыгыз,чынлап та, яшь аша көлдерә һәм мәңгелек яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә”, - дип ул Равил Шәрәфиевкә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды. Римма Ратникова Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлавын да җиткерде.
“Бүгенге кичәнең күңелле узачагына шигем юк, чөнки Равил Шәрәфиев үзе үк күтәренке рух һәм юмор гәүдәләнеше. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны гына әйтәсем килә: 80 яшьлек юбилееңда үзең дә катнашу – зур бәхет ул! Гомер буе алмый-тармый халыкка хезмәт итеп, милләтебезне күтәрүгә һәм республикабызны үстергүгә керткән тиңсез өлешегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз!" – диелгән иде Минтимер Шәймиевнең котлавында.
Россия һәм Татарстанның халык артистын Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, хезмәттәшләре, дуслары да котлады.