13 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында XVII Мәскәү Пасха фестивале кысаларында, Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театры Симфоник оркестры концертлары үтәчәк.
Данлыклы коллектив Татарстан башкаласында 2 концерт бирәчәк, алар 15.00 һәм 19.00дә башлана.
Казан концертлары форумның симфоник программасына керә, ул 2018 елда Россиянең 30лап шәһәрендә узачак.