13 апрель көнне «La Primavera» Казан камера оркестры Йолдыз шәһәрчегендә чыгыш ясый. Концерт Космонавтика көненә багышлана. Анда беренче тапкыр Томск композиторы Валерий Ермошкинның “Галәм сюитасы” премьерасы яңгыраячак.
Программага шулай ук Моцарт, Штраус, Дунаевский, Дога, Сәйдәшев, Монти һәм башкаларның әсәрләре дә кергән. Конөертка Валентина Терешкова, Алексей Леонов, Юрий Гагаринның туганнары, космонавтлар чакырылган.
Концерт халыкара космонавтлар экипажы өчен туры эфирда транслацияләнәчәк. Хәзерге вакытта орбитада россиялеләр Антон Шкаплеров, Олег Артемьев, америкалылар Джозеф Акаба, Марк Ванде Хей, Скотт Тингл һәм япон Норисигэ Канаи эшли.